Шәкертләр сугыш ветераны белән очрашты

09 май 2012 ел 09:05

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт шәһәренең хөрмәтле гражданины, Сугыш тарихы фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы, III ранг капитаны Хуҗахмәтов Васил Фатих улы белән очрашты.

Васил абый күптән түгел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, сугыш ветераны әле дә хәрәкәттә – ул җитәкчелек иткән иҗтимагый оешма республикабызда алдынгылардан исәпләнә.

Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадларында ике тапкыр катнашкан Васил Фатих улы Тын океан флотында хезмәт итүе, Төньяк Корея портларын азат итүе турында сөйләде. Шәкертләр ветеранны кызыксынып тыңлады: аннан Бөек Ватан сугышы, шул чорның бөек кешеләре, Җиңү турында сораштылар.

Васил Хуҗахмәтов шәкертләргә төпле һәм үтемле киңәшләрен бирде: батыр һәм гадел булырга, кыенлыклар һәм сынаулар алдында коелып төшмәскә, ә иң мөһиме – Кеше булып кала белергә. Нәкъ менә бу киңәшләр кайчандыр аңа үзенә авыр сугышны кичәргә, ярты гасырдан артык халыкка хезмәт итәргә ярдәм иткән.

Шәһәребезнең ихтирам казанган кешеләре белән мондый очрашулар Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховның Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсенә зур игътибар күрсәтүе нәтиҗәсендә тормышка ашты. Барлык дини бәйрәмнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында ачык дәресләр һ. б. аның булышлыгы белән үткәрелә. Әлмәт мөселман мәдрәсәсе директоры Энҗе Хәсәнова район башлыгының мәдрәсә шәкертләрен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур өлеш кертүен ассызыклый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана