Ветеран имамнар Диния нәзарәтенә җыелды

05 май 2012 ел 12:02

5 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә имам булып эшләүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу үткәрелде. Сугыш ветераннарын мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

Сугыш михнәтен кичергән, илгә Җиңү алып килгән ветераннарыбыз саны көннән-көн кими бара. Очрашуга килгән өлкән яшьтәге агайлар үзләре дә чордашларын җылы сүзләр белән искә ала-ала бу хакта әйтеп үттеләр. Хәзерге вакытта Татарстан күләмендә иң өлкән яшьтәге ветеран имамнарның берсе 88 яшьлек Сарман районы Минзәләбаш авылы имамы Җәүдәт Рәхимов болай диде: “Безнең төбәктә сугыш ветераннары 300 гә якын иде, хәзер 15 кенә калдык”. Харис хәзрәт Салихҗан исә: “Үзем туып-үскән Балтач районы Чутай авылында 143 сугыш ветераныннан хәзер икәү генә исән, берсе – мин, икенчесе - 10 ел элек инде күрми-ишетми башлаган, Мәгъсүмҗан абзый”, - дип аның сүзләрен куәтләде. Бабайлар мәрхүм  татар имамнарын да искә төшерделәр. Вәлиулла хәзрәт шуларның берсе Вафа хәзрәткә багышланган "Вафа хәзрәт Гыйлаҗи" дигән китап чыгуы хакында әйтеп узды.

Илне фашистлардан саклаган бабайларыбыз бүген дә үрнәк эшләр кылып, дин юлында күп тырышлыклар куеп яшиләр. Алексеевск районы  Югары Татар майнасы авылы имамы Мәгъсүм Гатауллин: “Мин үзем 25нче  елгы. Паспортка 27нче елгы дип язылган. Безнең районда 10 мәчет эшли хәзер. Авылыбызга мәчет салдырдым. Аннары мине имам итеп куйдылар”, - дип сөйләде. Ә Харис хәзрәт Салихҗан исә чираттагы дини китабын язып тәмамлавы һәм шуны чыгарырга йөрүен әйтте. “Алла боерса, май ахырында рус, гарәп, татар телләрендә “Злободневные вопросы воспитания религиозной культуры детей, отцов и матерей” дигән китабым дөнья күрәчәк”, - диде ул. Мамадыш районы иске Комазан авылы имамы Газизулла хәзрәт Бикмуллин да чордашлары кебек дин юлында күп тырышлыклар куйган өлкән яшьтәге ветераныбыз. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр Ватанны саклаган Газизулла хәзрәт күп еллар дәвамында җирлектәге иман йортында эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана