4 майда Казанның Чуйкова урамында урнашкан 7 нче шәһәр хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге җитәкчесе, “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, намаз бүлмәсен ачу тантанасында догалар укылган, вәгазь сөйләнгән. “Намаз бүлмәсе бик матур, уңайлы. Авырулар да, аларның якыннары да биредә иркенләп намаз укый, күңелләренә тынычлык таба ала. Күршедә православ дине вәкилләре өчен дә аерым бүлмә булдырылган”, - диде Камил хәзрәт.
Белгәнебезчә, күп еллар дәвамында Халыкара клиника һәм диагностика үзәгендә намаз бүлмәсе эшләп килә. Махсус намаз бүлмәсе булдыру ул, авырулар хәленә керү, аларның күңелләрен юату, дин аша бер шифа табу булып тора. Бүгенге көндә сәламәтлек саклау учрежденияләрендә намаз бүлмәләре ачу сәламәтлек саклауга кагылышлы яңа кануннар нигезендә хуплана гына.