“Коръән бүләк ит” хәйрия акциясе

03 май 2012 ел 15:24

27 апрельдә Бөгелмә шәһәренең үзәк җәмигъ мәчетендә “Коръән бүләк ит” хәйрия акциясе үтте. Әлеге чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән 2012 ел – Коръән елы кысаларында оештырылды.

Акция Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин инициативасы белән үткәрелде. Теләге булган һәр кеше гарәп телендә генә түгел, Коръәннең татар һәм рус телләренә тәфсирләрен дә үзләрендә булдыра алдылар. Изге китапны үзеңдә булдыру гына түгел, якыннарың һәм туганнарыңны да яхшы бүләк белән сөендерә алу мөмкинчелеге дә иде бу акция. Бүгенге көндә, кызганыч ки, күпләребез әлеге китапны булдыру бәхетен генә түгел, Коръәндә язылган тирән мәгънәләрне аңлау бәхетеннән мәхрүм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Коръәнне укый һәм аны башкаларга да өйрәтүчеләр – араларыгызда иң яхшыларыдыр”, ди.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә әлеге акцияне оештыручыларга һәм барлык катнашучыларны да үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана