2012 елның 29 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 136нчы номерлы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында баскетбол буенча ярышлар үткәрде. Ярышларда Әгерҗе, Аксубай, Баулы, Арча, Лениногорск, Кукмара, Зәй, Алабуга, Мөслим, Чистай, Балык Бистәсе, Азнакай, Яшел Үзән районнары, шулай ук Казан шәһәре командалары катнашты. Беренче урынга – Россия ислам университеты командасы, икенче урынга – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе, өченче урынга Алабуга районы командасы лаек дип табылды. Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм бүләкләр тапшырылды.
Баскетбол буенча ярышлар үтте
02 май 2012 ел 15:27

Соңгы яңалыклар
Казанда ММЧ-да ислам динен яктырту проблемаларына багышланган конференция узачак
18 апрель 2018 ел 17:17
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы