Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин вафат булды

02 май 2012 ел 09:17

Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә. 2 майда 77 нче яшендә күренекле татар драматургы, прозаик, публицист, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең шәрәфле гражданы Туфан Миңнуллин вафат булды.
Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа.
1956-1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр училищесында укый.
1961-1964 елларда Минзәлә драма театрында актер булып эшли, бер үк вакытта драматургия белән шөгыльләнүен дәвам итә.
1962 елда Минзәлә драма театрында аның “Безнең авыл кешеләре” комедиясе куела. Шул ук елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Азат” пьесасы буенча спектакль сәхнәләштерелә.
1964-1967 елларда ул Казан телестудиясендә эшли, бер үк вакытта “Чаян” журналының әдәби хезмәткәре була.
1968 елдан профессиональ нигездә әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.
1975-1977 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.
1984-1989 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарә рәисе.
Аның театр җәмәгатьчелеге тарафыннан аеруча зур танылу алган пьесалары – “Без бит авыл малае”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “ Әниләр һәм бәбиләр”, “Без китәбез, сез каласыз”, “ Хушыгыз”, “Канкай угылы Бәхтияр”, “ Диләфрүзгә дүрт кияү”, “ Әлдермештән Әлмәндәр”, “ Илгизәр +Вера”, “Җанкисәккәем” һ.б.

«Татар-информ»

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана