Мөфти Илдус хәзрәт: "Россия исламына көнбатыштагы кебек 50 түгел, ә меңнән артык ел"

26 апрель 2012 ел 16:34

26 апрельдә Оренбурда РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич беренче тапкыр дин әһелләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз катнашты.

Чарада сүз хакимият белән мөселманнарның дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барды.  Шулай ук дин әһелләре, җитәкчеләр экстремизм кебек Россия өчен гомуми проблеманың идел буе округында чагылышы турында да фикер алыштылар.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз бүгенге көндә Россия мөселманнары тормышында уңай алгарыш күзәтелүен билгеләп үтте. Бу бик җиңел булмаган үсештә дәүләт һәм мөселманнар арасында үзара эшчәнлек мәйданы барлыкка килү зур роль уйнаганны әйтте. “Берсүзсез, дәүләт һәм дин әһелләре арасындагы диалог тыныч яшәүнең бер нигезе булып тора. Россия күпмилләтле, күпдинле дәүләт, гарчә, кайберәүләр моны танырга теләмәсә дә. Төрле милләтләр һәм төрле дин тотучылар тату  яши торган Татарстан бу уңайдан бер үрнәк мисал. Татарстан толерант исламны пропагандалый. Һәм моның өчен күп тырышлык куя. Республика җитәкчелеге халыкны яклауга, радикаль агымнардан саклауга кагылышлы дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга барлык шартларны тудыра”, - диде ул.

Илдус хәзрәт гасырлар дәвамында формалашкан дини-рухи кыйммәтләр бүгенге җәмгыятьнең бик күп проблемаларын хәл итәргә сәләтле булуын ассызыклады. “Нәкъ менә рухи кыйммәтләр аерым кешеләргә дә, тулы бер дәүләт өчен дә үзенә күрә иммунитет”.

Шулай ук ул бик күп мөселманнар өчен Россия туган җир булуга басым ясады. “Тагын бер тапкыр игътибарны Россия - бу җирдә яшәүче мөселманнарның Ватаны икәнлеккә юнәлтәсе килә. Россия Исламына көнбатыштагы кебек 50 түгел, ә меңнән артык ел. Бу факторны Россия җитәкчеләренең эчке сәясәтендә исәпкә алу мөһим.  Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау юлыннан барган бүгенге заман Россия өчен дәүләтнең, мөселманлыкның тарихи тәҗрибәсен, мәдәни мирасын һәм идеяләр традициясен исәпкә алу бигрәк тә әһәмиятле”, - диде ул.

Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкил Михаил Бабич дини лидерларга: “Бүгенге сөйләшү Идел буе округына кергән төбәкләрдә мөселманнарга, православларга һәм башка конфессия әһелләренә дә үзләренең дини эшчәнлекләрен алып бару өчен шартлар тудырылган дигән фикерне раслады. Барыбызга бер таләп-закон бозмаска”, - диде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана