“Әниләр” мәчете шигърият бәйгесенә чакыра

25 апрель 2012 ел 10:43

Апрель ае республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә шигърият ае – Тукай ае буларак билгеле. Дин әһелләре, мәчет-мәхәлләләр дә әлеге шигърият аена үз өлешләрен кертеп килә. Шушы ай кысаларында 29 апрельдә Казан шәһәренең “Әниләр” мәчетендә дә “Ислам шигърияте” дип исемләнгән бәйге үтәчәк. Әлеге бәйгедә 5 яшьтән алып 12 яшькә чаклы балалар катнашачак. Мәчетнең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Әдһәмов: “30-60лап бала катнашыр дип көтелә. Бәйге турында социаль челтәрләрдә игълан бирелде, гариза бирүчеләр саны да көннән-көн арта бара”, дип билгеләп үтте.

Катнашучыларның сәләтләрен  Россия ислам иституты укытучылары, республикабызның иҗат әһелләре бәялиячәк. Бәйгедә катнашырга теләкләре булган һәркем “Әниләр” мәчетенә 277-93-78 номеры аша мөрәҗәгать итә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана