Диния нәзарәте Хаҗ программасы барлыкка килде

23 апрель 2012 ел 13:20

23 апрельдә Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елга Хаҗ программасын тәкъдим итте.

Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов: “Хаҗ – Аллаһы Тәгалә иң дәрәҗәле гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул – Ислам диненең бишенче баганасы. Әлеге гыйбадәтне үтәү мөмкинлеге булган очракта, һәрбер мөселман ир-ат һәм хатын-кызга хаҗ кылу фарыз булып йөкләтелгән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән хаҗ гамәлләрен үтәп кайтырга һәркайсыбызга насыйп булсын”, - диде һәм быелгы хаҗ программасы үзенчәлекләре белән таныштырды.  

Диния Нәзарәте программасы хаҗ кылуны яхшырак дәрәҗәдә оештыруны һәм шартларны уңайлырак итүне максат итеп куя. Бу программа Россия күләмендә кабул ителгән Россия Хаҗ советы куйган таләпләргә туры килә. Билгеле бер сәбәпләр аркасында, быел да Хаҗ сәфәре, нигездә, һава юлы ярдәмендә оештырылачак. Татарстан хаҗилары самолетта очачак.

Диния нәзарәте программасы буенча Хаҗ юлламасы якынча 100 мең сум булыр дип көтелә. Апрель ахырында Согуд Гарәбстаны Россиягә күпме квота биргәне төгәл билгеле булачак. Квоталарга карап юллама бәясе дә шул вакытта тәгаенләнәчәк.

Россия хаҗиларының күп өлешен Кавказ төбәге халыклары тәшкил итә. Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин моның сәбәбен Кавказда “хаҗ кылу культурасы” булуга бәйләп аңлатты. “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең үзенең Хаҗ программасын эшләтеп җибәрү бу өлкәне бездә дә ныгытыр”, - диде ул.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана