Хаҗ - фарыз гамәл

20 апрель 2012 ел 14:34

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елга Хаҗ программасын тәкъдим итә. Бу уңайдан 23 апрельдә сәгать 11.00дә  Диния нәзарәте бинасында дин әһелләре катнашында Хаҗ кылу һәм әлеге программа үзенчәлекләре турында сөйләшү көтелә.

Диния нәзарәте программасы буенча 2012 елда Татарстан мөселманнары Хаҗ кылырга Истанбул аша барачак. Казаннан самолетта очу вакыты якынча 25 сентябрьдән башлап 20 октябрь тирәләренә туры килә.

Хаҗ кылырга теләүчеләрдән документлар 1 августка кадәр кабул ителәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин әйтүенә караганда, хаҗ кылырга барырга теләүчеләр өчен алдан махсус рәвештә сәфәргә әзерлек чаралары оештырылачак.  Әзерлек дигәндә, әлбәттә, документларны барлау да күз алдында тотыла. Чит ил паспорты белән бергә участок табибыннан сәламәтлек хакында белешмәләр кирәк, дифтериягә, менингитка каршы прививкалар ясатылган булырга тиеш.

Хаҗ кылуның кайбер таләпләренә килгәндә, 45 яшькә кадәрге хатын-кызны якын туганнарыннан булган ир-ат озата барырга тиеш. Бергә баручы ир белән хатынның никах таныклыгы булуы сорала.

2011 елда Россиянең барлык төбәкләреннән хаҗ кылырга 22,5 мең кеше барды. Татарстанга 2000 квота бирелгән иде. Быелгы квота да шул күләмдә булыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана