Мөфти Балтач районында булып кайтты

19 апрель 2012 ел 10:15

2012 елның 18 апрелендә ТР Президентының дини оешмалар белән идарәсе башлыгы Марат Гатин, Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов республиканың Балтач районында булып кайттылар. Биредә алар гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә әхлак дәресләрен алып баручы укытучылар белән очраштылар. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлеген тәмамлаучы укучыларга мөфти шаһәдәтнамәләр тапшырды.

Укытучылар белән очрашу барышында Илдус хәзрәт Фәйзов Салавыч мәктәбе укучылары әзерләгән ачык дәрес һәм бәйрәм тантанасын да карады. Шулай ук мәктәпләргә дөньяви әхлак дәресләре кертелү турында да үзара фикер алыштылар. Мөфти яшь буынга уңышлар теләп, аларга зур өмет баглавын җиткерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана