“Сабыйга” акциясе

09 июнь 2011 ел 13:35

1-июнь – Халыкара балалар көне. Бу көннән алып  1 ай дәвамында “Татар радиосы” Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзәрәте белән берлектә “Сабыйга” дигән акция уздыра.

Акция кысаларында 2 нче махсуслаштырылган Казан нәниләр йортына ярдәм күрсәтеләчәк: аларга подгузниклар, юеш салфеткалар, төрле уеннар кирәк.

Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр бүләкләрен ТҖ Мөселманнар Диния нәзарәтенә китерә алалар: Казан шәһәре, Лобачевский урамы 6/27 йорт, 7 бүлмә, хәйрия бүлеге. Мәгълүмат өчен телефон: 264-64-59.

Аллаһ илчесе (сгв) ятимнәргә ягымлы булу турында әйтте: “Кем дә кем ятим баланы үзенә тәрбиягә ала, аның хокукларын саклый һәм башыннан ягымлылык белән сыйпый икән, шул кешегә Аллаһы Тәгалә, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле савап бирәчәк, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле гөнаһларын кичерәчәк һәм бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле дәрәҗәләр бүләк итәчәк” (Мәҗмугатуль-бәян).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана