Мөселман яшьләре арасында татар көрәше буенча Рәсәйкүләм турнир үтте

16 апрель 2012 ел 10:39

14 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең “Витязь” споркомплексында мөселман яшьләре арасында Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кубогына татар милли көрәше буенча рәсәйкүләм турнир үтте. Ул үзенә республиканың шәһәр һәм районнарыннан, Мордва, Оренбур өлкәләреннән 75 вәкилне җыйды. Турнирда шулай ук Россия ислам институты студентлары да катнашты.

Турнир ачылышында шәһәр башкарма комитеты рәисе Фәрхәт Латыйпов: “Шәһәр җитәкчелеге мондый чараларны оештыруга һәрвакытта да шат, һәрбарчабыз да яхшы белә – физик тәрбия яшьләрдә әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә, рухларын һәм тәннәрен ныгытырга ярдәм итә”, дип ассызыклады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов спортның милли төрләре милләтне һәм рухи кыйммәтләрне сакларга ярдәм итүенә аерым басым ясады.

Турнирның нигезнамәсе нигезендә, намаз укучы егетләр генә әлеге бәйгедә катнаша ала иде, шуңа да теркәлүгә кадәр канашучылар намаз уку буенча тест үткәннәр. Көрәшчеләр арасында тәҗрибәлеләр, шул исәптән 8 спорт мастеры да булган. Бигрәк тә Әлмәт командасы үзләрен көчле яктан күрсәткән. Ачылыш тантанасында узган ел Хаҗ юлламасына ия булган Фәнил Минһаҗев Коръән уку тапшырылган. Көрәш 6 авырлык категориясе буенча үткән. 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 кг.нан артыграк булган авырлыктагы категорияләрдә Яр Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Муса Камалов, Әлмәттән нефтьче Руслан Нургалиев, Алабуга пединститутының 1 курс студенты Айназ Фәләхов, Әлмәт муниципаль районы институты студенты Әнвәр Билалов, Әлмәттән нефтьче Фәнил Минһаҗев, “Елховнефть” хезмәткәре Ильяс Галимов батыр калганнар. Батырлар арасында жирәбә салынган һәм Алабугадан 19 яшьлек студент Айназ Фәләховка турнирның иң кыйммәтле бүләге – хаҗга юллама тапшырылган.

Турнирда Чаллы командасы беренчелекне алган һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия булган. Үз авырлыклары категорияләрендә призлы урын алганнарга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана