Коръән уку бәйгесе: Буа

13 апрель 2012 ел 15:59

Шушы көннәрдә Буа мәдрәсәсендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Коръән елы кысаларында, 3 яшьтән алып 13 яшькә кадәр булган балалар арасында Изге Коръән буенча дини бәйге үтте. Үткәрелгән чараны оештыручы – районның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин җитәкчелегендәге Буа мөхтәсибәте. Чарада район мәчете каршында дини гыйлем алучы 60лап бала катнашты. Жюри составында Илмир хәзрәт Хәсәнов, Мөслим хәзрәт Кәримов һәм Россия ислам институтының Коръән хафизлар әзерләү үзәгеннән Ильяс хәзрәтләр булды.

Бәйге бик нәтиҗәле үтте. Егетләр арасында 1 урынга – Сәйфуллин Әхмәт (Буа, 9 яшь), 2 урынга – Пирнзаров Габделмәлик (Буа, 7 яшь), 3 урынга Гыймазетдинов Илнур (Карлы авылы, 11 яшь) лаек дип табылды.

Кызлар арасында:

1 урын – Хәсәнова Мөслимәгә (Буа, 8 яшь), 2 урын – Садыйкова Зиләгә (Карлы авылы, 8 яшь), 3 урын Исхакова Илсөягә (Кырык Садак, 12 яшь) бирелде.

Зарипова Камилә (3 яшь) һәм Кәримова Әдиләгә (3 яшь) кызыксындыру бүләкләре бирелде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана