Нәни мөслимәләр бишек җыры җырлый

12 апрель 2012 ел 11:49

“Мөслимә курчагым – яраткан уенчыгым” исеме астында Чаллы мөхтәсибәте өченче ел инде 10 яшькә кадәрге кызлар арасында курчак бәйгесе уздыра. Быел ул шәһәрнең 2нче гимназиясенең актлар залында үтте. Бирегә бу көнне 100гә якын кыз бала үзләре һәм әни-әбиләре ярдәмендә  мөселманча киендергән  курчакларын (костюмнарын да үзләре иҗат итеп) жюри хөкеменә тапшырдылар.    

   Әлбәттә, курчаклар башта теркәлү уздылар. Аларның һәрберсенә аерым сан  бирелде. Ә жюри эшләгән арада (курчакларга төрле номинацияләр буенча бәя бирү берничә сәгатькә сузылды) тамашачыларга – кызларның әби-әниләренә, әтиләренә  нәни балалар, курчакларын кулларында тирбәтә-тирбәтә, бишек җырлары җырладылар, бала тәрбияләүгә багышланган  сәхнә күренешләрен җанландырдылар.    2нче гимназиянең “Әлиф” һәм 29 гимназиянең “Энҗе бөртекләре” командалары үзара ярышты. Алар башта үзләре сәхнәләштергән тематик композияләрне күрсәттеләр. Аннары  курчак киендерү биремен үтәделәр. Командаларның осталыгы, артистлыгы бер чамада иде. Бер баллга гына өстен чыгып  “Әлиф” кызлары җиңде.   

   Сәхнәдә башкаручылар бер-бер артлы алышына торды. Кунаклар – Түбән Кама шәһәренең 25нче, 76 нчы, 64 балалар бакчалары вәкилләре дә яхшы әзерлек белән килгән иде. Алар шигырьләр сөйләделәр, бишек җырлары,  дини җырлар  башкардылар. Паузаларда алып баручы Ләйсән Әхмәтова ( ул бәйгене төп оештыручы да) залны гел җанландырып торды, залдагы балаларга дини табышмаклар, төрле биремнәр  бирде, иң беренче булып дөрес җавапны атаучыларга   бүләкләр тапшырыла барды. Ә шәһәрнең  мөслимәләр өчен булган “Saudiya” матурлык салоны хуҗасы Зәйнәб ханым Камалова мөселманча яулык бәйләү серләренә төшендерде. Видеороликлар күрсәтелде.   Чыгышлардан соң тамашачылар  кул чапмадылар, ә күмәк төстә: сөбханаллаһ, машаллаһ! дип соклануларын белдерделәр.

   Бер курчак хуҗасы да дипломсыз һәм  бүләксез калмады. Ул нинди дә булса номинациядә җиңүче булды. Ә алар күп төрле иде. Мәсәлән, купшы кием, тыйнак кием, көндәлек кием, келәш киеме, классик кием, кышкы кием,  алтын кул һ.б. номинацияләр. Алар арасыннан иң яхшылары билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе итеп Гайшә Зыятдинова танылды. Икенче урынга Регина Бәдертдинова лаек булды, өченчедә - Камилә Гәрәева.        

   Аннары бәйгедә катнашучылар һәм тамашачылар ашханәгә чакырылды. Алар биредә тәмле ашлар белән сыйланды. Шуннан соң да әле бәйге тәмамланмады: балалар әниләре ярдәмендә кәгазьдән бишек ясау серләренә төшенделәр.     

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана