Балтач районында намаз бәйгесе үткән

11 апрель 2012 ел 09:07

Балтач районы мөхтәсибәте елның һәр аен яңа чаралар белән каршы ала. Апрель ае да әле башлануга гына карамастан, инде күп кенә файдалы чаралар да үткәрергә өлгергәннәр. 1 апрельдә район балалары өчен намаз уку бәйгесе узган.  Малайлар – Карадуган авылы мәчетендә, кызлар исә Шубан авылы мәчетендә үзләренең гыйлемнәрен күрсәткәннәр. Әлеге бәйгедә барлыгы 100дән артык бала катнашкан.

2 апрельдә Балтач районының Чипья авылының тернәкләндерү үзәгендә район абыстайлары һәм хатын-кызлары, дин укытучылары өчен ике атналык тернәкләндерү, ял итү һәм гыйлем алу чаралары башланып киткән.

5 апрельдә Балтач Үзәк мәчетендә чираттагы район имамнары җыелышы үткән. Үткәрелгән җыелышта вәгазьләр сөйләнгән, борчыган сораулар буенча фикер алышканнар һәм имамнарның эшчәнлеге белән танышканнар.

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана