Коръән бәйгесе: Кама Тамагы

10 апрель 2012 ел 15:46

Кама Тамагы үзәк мәчетендә, 2012 ел Коръән елы дип игълан ителү уңаеннан, Коръән укучылар бәйгесесенең соңгы – район туры булып узды. Бәйгедә авыллардан һәм бистә халкы арасыннан 50ләп кеше катнашты. Авыл мәчетләре имам-хатыйпларыннан, остабикәләрдән тыш, мәктәп яшендәге балалардан алып 80 яшьтән узган карт-карчыклар җыйналып, Коръән уку осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгене кече яшьтәге  кыз балалар ачты. Алар Олы Кариле авылы остабикәсе Зөлхәбирә абыстай шәкертләре иде. Балаларның күбесе шул авылдан килгән. Һәркайсы Коръәннән кыска сүрәләр, аятьләр укыды. Ир балалар намаз укый белүләрен дә күрсәттеләр. Олы Салтык ир балалары (аннан икәү) өйлә намазына азан әйтте.

Остабикәләр, имам-хатыйплар арасыннан да укучылар байтак булды. Аннары остаз- мөгаллимә  Фәридә Рәмиева инициативасы, Мөнирә абыстай үгетләүләре белән оештырылган гарәпчә укырга өйрәнергә йөрүче мөслимәләр үз осталыкларын күрсәтте.

Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә билгеләнмәде. Иң мөһиме - катнашу, үзең белгәннәрне тикшерү, дөресләү кирәк. Коръәндә дә бит “белмәгәнне өйрән, белгәннәреңне бүтәннәргә өйрәт”, диелгән.

Бу хакта мөхтәрәм жюри әгъзалары: хаҗи Мәҗит хәзрәт, имам-мөхтәсиб хаҗи Галимулла хәзрәт тә үзләренең вәгазь-чыгышларында басым ясап әйтте.

-  Коръән аять-сүрәләрен яттан булсын, карап уку булсын - дөрес итеп укырга өйрәнергә кирәк. Хәрефләрне дөрес укымасаң, әйтик, сузасын сузмасаң, бер сүз урынына икенче мәгънә, хата китүе бар. Фәридә ханымнан сабак алучылар бүген бүтәннәрдән дөрес укулары белән аерылып тордылар, - дип рәхмәтен белдерде Мәҗит хәзрәт остабикәгә.

Кереш һәм йомгаклау сүзе белән чыккан Галимулла хәзрәт бәйге-җыенда катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде. Жюри әгъзаларына да, балаларга, сорауларга актив җавап бирүчеләргә истәлек бүләкләре – гарәп язуы әлифбасыннан алып, догалыклар, уку ярдәмлекләре, Коръән китаплары һ.б.тапшырды.

Бәйгедә катнашучылар район күләмендәге әлеге чараны оештыручы имам-мөхтәсиб Галимулла хәзрәткә, 4 елдан бирле райондашларына гарәп телен, дин сабагын укытуга сабырлык белән көчен дә, вакытын да кызганмаган мөгаллимә Фәридә ханымга, намаз укырга өйрәтүче мөгаллимә Нурания ханым Исмәгыйлевага, укулар барышын кызыксынып күзәтеп торган Мәҗит хәзрәткә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булып, әҗер-саваплары үзләренә кайтсын.

Люзия Вәлиева

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана