Бәйрәм кебек бәйге

03 апрель 2012 ел 11:36

31 март көнне Кукмарада намаз укучылар бәйгесе үткәрелде. Моңа кадәрге унике елда Коръән укучылар бәйгесе буларак үтә торган чараны быел беренче мәртәбә намаз уку ярышы итеп уздырдылар.

Кукмара мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәйгедә олысы да, кечесе дә – барлыгы 148 кеше катнашкан. Аларның һәммәсе дә 2 рикагать намаз укып күрсәткән. Катнашучыларны 5 номинация буенча бәяләгәннәр:

1.     Намаз уку әдәбе.

2.     Киенү рәвеше.

3.     Кыйраәт.

4.     Намаздагы дога-зикерләрнең укылышы.

5.     Көндәлек намазларны башкару.

         Барлык катнашучылар яшенә, яттан белгән сүрәләрнең санына карап, биш төркемгә бүленгән: 7 яшькә кадәрге балалар, 8-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлек яшүсмерләр, 18 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр. Коръәннең ахыргы 22 сүрәсен ("әд-Духә" – "ән-Нәс") яттан белүчеләр өчен өстәмә төркем булдырылган (әлбәттә инде, ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышкан).

         Иң сөенечлесе – 7 яшькә кадәргеләр төркемендә 27 сабыйның катнашуы. Аларның күпчелеге 2 рикәгать намаз укып күрсәтә ала икән, димәк, мөселман гаиләләрендә тәрбия, белем бирү эше өзлексез барганлыкның  күрсәткече бу.

         Һәр төркемдә I урын бер генә кешегә бирелсә, II урынга – 2, III урынга – 3 кеше ия булган. Призлы урыннарга лаек булучыларга иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән затлы бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, һәр катнашкан балага күчтәнәчләр пакеты, ә олыларга китап белән бер кап чәй өләшенгән. Шулай итеп, бәйге матур бер бәйрәм төсе алган. Катнашучылар да, карарга килүчеләр һәм оештыручылар да бик канәгать калган. "Әлбәттә, иң мөһиме – Аллаһ Раббыбызның бездән канәгать, разый булуы. Киләсе елда да мондый бәйге үткәрергә исәпләп торабыз, Аллаһ Үзе ярдәмче булсын", – диләр Кукмарада яшәүче мөселман кардәшләребез. Аларның изге теләк-ниятләре тормышка ашса иде. Әмин.

Фаил Зәйнуллин фотосы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана