Балалар көч сынашты

09 апрель 2012 ел 10:58

Балык бистәсе районының Җәмигъ мәчетендә әхлак дәресләрендә актив катнашкан, ислам дине нигезләрен яратып өйрәнүче балалар арасында бәйге үтте. Беренче тапкыр үткән мондый чарада йөздән артык укучы катнашты, дип хәбәр итә “Авыл офыклары” газетасы.

Район имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов балаларның болай актив булуларына ихлас күңелдән сөенүен җиткерде. Шуннан соң район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков сүз алды. Ул соңгы елларда укучы балаларның әдәпле, тәртипле булып үсүләренә шатлануын әйтте. Ә монда инде аларга дини тәрбия бирүнең әһәмияте зур булуын белдерде.

Балалар, чыннан да, актив булып чыкты. Һәрбер чыгыш ясаучы үзенең яхшы әзерлекле булуын күрсәтте. Догалар уку буенча Балык бистәсеннән Мөслим Фәсхетдинов, Котлы Бөкәштән Гүзәл Яруллина макталды. Азан әйтү бәйгесендә Күгәрченнән Булат Мөхәммәтҗанов җиңү яулады. Ә Коръән уку бәйгесендә Зилә Фәсхетдинова – беренче, Чыршылы Елгадан Рәзилә Сафина белән Балык бистәсеннән Алинә Бәширова икенче урынга ия булды. Ә “Намаз” номинациясендә Күкидән Гөлүсә Заһидуллина белән Айсылу Нәбиуллина җиңүче булды. Малайлар арасында намаз уку бәйгесендә Иске Арыштан Илсаф Гыйльметдинов белән Рәсим Кәримовка тиңнәр булмады. Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Роза ИСМӘГЫЙЛОВА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана