Арча районы мөхтәсибәте мөслимә укытучылар өчен оештырылган өч атналык семинар башлап җибәрде. Ул районның “Өмет” тернәкләндерү үзәге базасында уза. Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, семинар вакытында мөслимәләр яңа күнекмәләр үзләштерә һәм тәҗрибә уртаклаша алачак.