Мөфти Болгар шәһәренә эшлекле сәфәр кылды

05 апрель 2012 ел 17:15

4 апрельдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков hэм  Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе,  Мөфти Илдус хэрэт Фэйзов борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кылды. Алар “Яңарыш” республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларны карады. Беренче Даши Намдакованың “Болгарны саклаучы” скульптурасын урнаштыру урынын карадылар. Элек сынны Истәлекле билге белән Җәмигъ мәчете арасында урнаштырылу хакында хәбәр ителгән иде, бу мөселманнар җәмгыяте вәкилләрендә канәгатьсезлек уятты.Нәтиҗәдә скульптураны Елга вокзалы мәйданчыгында урнаштыру планлаштырылган иде. Бүген сынны урнаштыру буенча тагын бер урын каралды - Елга вокзалыннан 200 метр ераклыкта, мәчеттән ерактарак Идел буе. Әлегә урнаштыру урыны тәгаен билгеле түгел, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. “Болгарны саклаучы” скульптурасы ислам дине белән бәйле түгел. “Даши Намдаков борынгы төрки халыкларның гомуми мифологиясен генә сурәтләгән. Бу бернәрсә гә дә бәйле булмаган мөстәкыйль объект булачак”, - дип белдерде ул.Аннары Болгар цивилизациясе музее белән Елга вокзалын карадылар. Хәзерге вакытта биредә эчке эшләр башкарыла. “Музейфикация эшенә керешү өчен барысы да тиз һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш”, - диде М.Шәймиев.Елга вокзалында вакытта мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Галигә скульптура кую мәсьәләсе каралды. М.Шәймиев фикеренә караганда, ул күренеп тора торган урында бинаның беренче катында урнаштырылырга тиеш. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу карарны хуплады. Шулай ук вокзал түшәменә җәю өчен төрле материаллар карадылар.Аннары 922 елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә исламны кабул итүгә багышланган Истәлекле билге каралды. Аны 21 майга кадәр тапшыру ниятләнә. Соңыннан рәсми затлар Икмәк музее янында төзелә торган Болгар мәчете һәм мәдрәсәсе комплексын карады. Хәзерге вакытта анда бизәкләү эшләре бара. Объектны июньдә “Изге Болгар җыены” бәйрәменә ачарга планлаштыралар.

Шулай ук Икмәк музеен да карадылар. Ул Татарстанда игенчелек һәм икмәк җитештерү тарихы музее булачак. Музей төзелеше буенча төп эшләр төгәлләнгән, объектны музейфикацияләү эшләре бара, ул шулай ук майда тапшырылачак.
Аннары ислам дине кабул ителүнең 1123 еллыгына багышланган тантаналы чарага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана