Язгы мөселман лагере ахырына якынлашты

02 апрель 2012 ел 14:38

30 мартта Бөгелмә үзәк мәчете каршында оештырылган язгы мөселман лагереның ябылу тантанасы булды. Лагерь югары таләпләр буенча оештырылган иде: балалар ял да иттеләр, Ислам нигезләрен дә үзләштерделәр, Коръән укырга өйрәнделәр, экскурсияләр оештырылды, төрле атракционнарда булдылар һәм саф һавада чыныктылар.

“Лагерь башланыр алдыннан яз көне балаларны җыю авыррак булыр дип уйлаган идек, фаразларыбыз дөреслеккә туры килмәде.  Башта – 20 кеше, аннары 40 бала килде, соңгы ике көнендә аларның саны 51гә җитте. Язгы пычрак, һава шартларының да бик үк яхшы булмавына кармастан, балалар лагерьга бик теләп йөрделәр, бу исә яшь буынның рухи кыйммәтләргә тартылуын күрсәтеп тора”, дип билгеләп үтте районның имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Лагерь барышында кызлар һәм малайларны 6 мөгаллим укыткан, балалар алган гыйлемнәреннән дә, лагерьда тудырылган шартлардан да бик канәгать калганнар. Үзәк мәчет һәм аның хезмәткәрләре, әлеге лагерьны оештыруда булышканнары өчен, мәхәллә халкына, “Вамин” Бөгелмә сөт комбинатына, “Медуница” һәм “Яшел агачлык” кибетләренә, Закировлар гаиләсенә һәм матди яктан гына түгел, үзләренең киңәшләре белән дә ярдәм иткән кешеләргә аерым рәхмәтен җиткерә, дип хәбәр итте Хәбир Ханов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана