Теләче районында мөслимәләр җыелышы һәм Коръән бәйгесе үткән

26 март 2012 ел 15:49

24 мартта Теләче районының мәдәният йортында Балтач районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйсә ханым Зарипова белән “Ислам һәм сәламатлек” темасына багышланган очрашу үткәрелгән. Очрашу барлык Ислам дине белән кызыксынучы хатын-кызларны җыйды. Шулай ук 25 март көнне үзәк “Ихлас” мәчетендә район күләмендәге Коръән бәйгесе үткәрелгән. Биредә барлыгы 50-дән артык бала катнашкан. Бәйге район җитәкчелеге һәм җирле эшмәкәрләр ярдәме белән үткәрелгән. Балалардан Коръәнне матур уку, тәҗвид кагыйдәләрен белү, намаз уку тәртибен сөйләп күрсәтү соралган. Бәйге өч номинациядә үткәрелгән. Ахырда барлык катнашучыларга  истәлекле бүләкләр тапшырылган. Теләче районында Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) багышланган викторина үткәрү дә дәвам итә. Аның икенче туры 29 мартта үтәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана