“Исламда хатын-кыз”

21 март 2012 ел 12:52

20 мартта милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Нәсыйхәт” клубының чираттагы утырышы үтте. Биредә “Исламда хатын-кыз” темасы буенча фикер алыштылар.Үткәрелгән чарада Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин да катнашты.

Россиядә беренче басма Коръән чыгуга 225 ел уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте, әлеге чара да шуның кысаларында оештырылды.

Утырышка аграр көллияте студентлары – “Нәсыйхәт” клубы вәкилләре, шулай ук үзәк һәм шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре килгән иде.

Әлеге чараның төп максаты – Ислам динендә хатын-кызның ролен билгеләү. Исмәгыйль хәзрәт никах, пәрәнҗә, мөселман хатын-кызының киеменә кагылышлы күпләгән сорауларга җавап бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана