“Госмания”дә Коръән уку бәйгесе узачак

20 март 2012 ел 13:42

2012 елның 27-28 апрелендә “Госмания” хосусый гомуми белем бирү учреждениясендә Мәктәп күләмендә Изге Коръәнне уку буенча IV бәйге үтәчәк. Ул ике этаптан торачак һәм түбәндәге номинацияләр буенча узачак:

27 апрельдә (сайлау туры):

1.     “Әл-Бәләд” сүрәсеннән “Ән-Нәс” сүрәсенә кадәр яттан уку

2.     Коръәннең 30нчы өлешен яттан уку

3.     Коръәннең 29-30нчы өлешләрен яттан уку.

28 апрельдә (төп өлеш): барлык ятланган сүрәләрне яттан уку.

27 апрельдә барлык укучыларның, Коръәнне ятлау түгәрәкләренә йөрүчеләрдән тыш, катнашуы көтелә. Һәр номинациядә 5 иң яхшы укучыны сайлап алачаклар, алар финалга үтәчәк. Соңыннан финалистлар һәм Коръәнне ятлау түгәрәкләренә йөрүчеләр үзара көч сынашачаклар. Алар арасыннан өч иң яхшы укучыны сайлап алачаклар, грант-при иясен һәм тамашачы яхшы дип санаган укучыны билгелиячәкләр. Бәйге ахырында барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Жюри составына РИИ каршындагы Коръән хафизлар әзерләүче Үзәк директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров, “Госмания” хосуси белем бирү мәктәбе директоры Илсур хәзрәт Фатыйхов, “Госмания” мәктәбе мөгаллимәсе Рәисә ханым Гыйльманова, Коръән түгәрәге җитәкчесе Габдрәшид остаз Фәйзов керә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана