Гыйлем эстәү – фарыз гамәл

20 март 2012 ел 12:53

2012 елның 16 мартында Кама Тамагы районы Иске Казиле  авыл җирлегенә кергән дүрт авыл – Каратал, Иске Казиле, Атабай, Бишалаб халкы катнашында районда беренче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев катнашучыларны сәламләп, бәйгене ачып җибәрде. Коръән укучылар чыгышын тыңларга халык зал тутырып килгән иде.  Бәйгедә 14 кеше – ир-ат hәм хатын-кызлар –мөэмин-мөслимәләр  катнашты. Төп шарт – Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән уку. Яттан уку да, карап уку да мөмкин иде. Укучылар чыгышын Габделмәҗит хәзрәт, районның мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, Иске Казиле  авыл җирлегеннән Галимҗан хәзрәт, район үзәгеннән дин сабагына өйрәтүче укытучы-остаз Фәридә Рәмиева билгеләде. Жюри, аларның hәрберсен хуплап, аерым урыннар билгеләмичә генә, 2 апрельдә узачак район этабына чакырды. Катнашучыларга бүләк итеп дини китаплар тапшырылды.  Шундый ук бәйгеләр 22 мартта – район үзәгендә, 23 мартта – Олы Салтык,  29 мартта Иске Барыш авыл җирлегендә узачак.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана