ЭЭМ хезмәткәрләре дин әһелләре белән очрашты

20 март 2012 ел 11:45

19 мартта Бөгелмә шәһәренең (район) эчке эшләр органы бинасында Эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) хезмәткәрләре җирле руханилар белән очрашты. Очрашуда районның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады, ул дин нигезе, сабырлык, толерантлык турында сөйләде, хокук хезмәткәрләре халык каршында гына түгел, Аллаһы Тәгалә каршында да җавап тотачакларын искә төшерде. Соңыннан Георгий Победоносец храмыннан Георгий Атакай чыгыш ясады, ул исә Библиядән өзекләр китерде һәм изге китапны ЭЭМ китапханәсенә бүләк итте.

Әлеге җыелышның төп максаты замана полицейскийларының әхлак дәрәҗәләрен күтәрүдән гыйбарәт иде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана