Лениногорск имамнары квалификацияләрен үстерә

20 март 2012 ел 11:01

РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен үстерү Үзәгендә Татарстанның Лениногорск районы имамнары укый башлады. Районның төрле авыл җирлекләреннән җыелган 13 имам биредә 1 апрельгә чаклы булачак.

Ике атна дәвамында имамнар гакыйда, фикх, гыйбадәт, татар дин тәгълимате, имам вазыйфалары һ.б. фәннәр буенча гыйлем алачаклар. Лекцияләрне РИУ мөгаллимнәре һәм ТР МДН хезмәткәрләре укыячак.

Исегезгә төшерәбез, РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен күтәрү Үзәге 2011 елның 19 сентябрендә ачылган иде. Үзәк өчен махсус өч катлы бина төзелде, укыту залларыннан башка имамнар өчен тулай торак, ашханә, юыну һәм гыйбадәт бүлмәсе дә каралган. Ай саен әлеге Үзәктә республиканың төрле районнарыннан имамнар гыйлемнәрен үстерәчәкләр.

Бүгенге көндә әлеге Үзәктә Буа, Арча, Бөгелмә, Алексеевск, Лаеш, Биектау һәм Тукай районнары белем алды, дип хәбәр итә РИУның матбугат үзәге.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана