ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының чираттагы утырышы

19 март 2012 ел 15:47

2012 елның 19 мартында Казан Кремлендә ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының чираттагы утырышы узды, биредә шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.

Утырышны ТРның Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының рәисе М.Ш.Шәймиев үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, Болгар һәм Свияжскның яңадан торгызылуына республикадан тыш, федераль бюджеттан да чыгымнар тотылганга, ай дәвамында “Яңарыш” фондының эшчәнлеге РФнең Хисап палатасы тарафыннан тикшерелгән.

Минтимер Шәймиев шулай ук Италиядә Татарстан өчен махсус заказ буенча ясалган басма Коръән РФнең мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәткә ия булуы расланганлыгын да искә төшерде. Мөселманнарның дөньядагы иң зур изге язмасы булган әлеге  Коръән Гиннеслар рекорды китабына керүе турында таныклык алган.

ТРның Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының рәисе М.Ш.Шәймиев 2012 елда зур гына объектлар тапшыру күздә тотылуын һәм алдагы эшчәнлекне калган тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызуга юнәлтеләчәген билгеләп үтте. Үткәреләсе чараларга, бигрәк тә тикшерү эшләренә игътибарны арттырырга кирәклегенә аерым басым ясады.

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана