2011 елның 25 декабрендә ТҖ МДН Россия ислам институтында мәчет имамнары һәм дини уку йортлары мөгаллимншәре арасында шахмат ярышлары үткәрде. Әлеге чарада “Әниләр”, “Солтан”, “Ал”, “Фәрхәд”, “Ислам”, “Ризван”, “Әҗем” мәчетләре һәм ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе катнашты.
Беренче урынга РИИның ислам хокукы кафедрасы җитәкчесе Мөхәммәтморат хәзрәт Муратов лаек дип табылды. Икенче урын РИИның филология һәм илләр өйрәнү кафедрасы җитәкчесе Тимур хәзрәт Шәйхуллинга бирелде. Өченче урынны “Солтан” мәчете имамының урынбасары Тимерхан хәзрәт Фәттахов алды. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.