Коръән укучылар бәйгесе: Бөгелмә

12 март 2012 ел 14:52

11 мартта Бөгелмә үзәк мәчетендә мәхәллә халкы арасында V “Коръән укучылар бәйгесе” үтте. Әлеге район бәйгесендә 100гә якын кеше катнашты, шуларның өчтән бер өлеше – өлкән яшьтәгеләр, калганнары яшүсмерләр һәм урта яшьтәгеләр иде. Конкурс катнашучылар өчен бик тә файдалы һәм кызыклы булды. Шулай ук тамашачылар, бәйгедә катнашучыларның җанатарлары да зур теләктәшлек белән катнаштылар. Бәйге ахырында барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Җүңүчеләргә Коръән, уенчыклар, дини атрибутика алыр өчен бүләк купоннары тапшырылды.

 “Әлеге бәйгене оештыруга ярдәм иткән барлык иганәчеләргә дә, шулай ук Фәнис мәдрәсәсе, Урыссу поселыгы һәм РИИ каршындагы Коран хафизлар әзерләү Үзәгенә, жюри буларак катнашканнары өчен, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез”, дип билгеләп үтте мөхтәсибәтнең мәгълүмат һәм дәгъват бүлеге җитәкчесе Хәбир Ханов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана