Мәчет төзелешенә 1 миллионнан артык акча җыелды

05 март 2012 ел 10:46

Түбән Каманың Гагарин урамында яңа мәчет салу өчен «Бер айда — миллион» дигән акча җыю чарасы уңышлы төгәлләнде. 2012 елның 1 февраленнән 1 мартка кадәр биредә 1076000 сум акча җыелды.

Бу изге гамәлне Хөснелгата бабай Шаракаев башлап җибәрде. Хөснелгата бабабайның кулы җиңел булды.Ул 3 гаиләдән алып килгән 3 мең сумнан соң хәер акчалары җыелырга кереште.

Бу чараның соңгы көнендә — 29 февральдә тартмаларны ачып, акчаларны саный башлаганда, бер әби килеп, үзенең бу эштә катнашырга өлгермәгәне өчен үкенү хисләре белдерергә керешкән иде. Ул 3 мең сум алып килгән. Аңа әлеге чараның тәмамлануы — ул әле яңа мәчеткә булышуның төгәлләнүе түгел дип аңлатырга туры килде. Ник дигәндә, яңа гыйбадәтханә әле төзелә генә. Биредә изге гамәлне башкару өчен һәркемгә дә эш җитәчәк. Моның әҗер савабы да акча бирүдән ким булмаячак.

Госман КАДЫЙРОВ

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана