1 мартта ТР МДН бинасында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов республика мәдрәсәләренең җитәкчеләре белән очрашты. Мөфти мәгариф эшчәнлеген расланган уку-укыту программалары белән алып бару кирәклегенә басым ясады, гыйлемле руханилар әзерләүгә зур өлеш кертүләре өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. Гыйлем һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга кирәк, дип ассызыклады. ТР МДНә караган мөселман уку йортларының эшчәнлеге өчен финанс керемнәр табуга ирешелүе турында хәбәр итте. Шулай итеп, Татарстан мәдрәсәләре тарихында беренче тапкыр Диния нәзарәте үзенең мәгариф системасын финанслый башлый. Мәдрәсәләргә акчалата керемнәр тиешле килешүләрне төзегәннән соң күчә башлаячак.
Мөфти мәдрәсә җитәкчеләре белән очрашу үткәрде
01 март 2012 ел 18:18

Соңгы яңалыклар

2020 ел ахырына мәчет каршындагы курсларда ислам нигезләре буенча белем алучы татарстанлылар саны 15 000 гә җитте
29 декабрь 2020 ел 12:13

2020 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 180 иске китап белән тулыланды
29 декабрь 2020 ел 09:51
Мөфти Татарстан чемпионатында җиңү яулаган “Мөхәммәдия” шәкертләре белән очрашты
28 декабрь 2020 ел 15:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы