Сарман мөхтәсибәте җыелышы

01 март 2012 ел 16:58

2012 елның 2 мартында Сарман районының үзәк мәчетендә 18:00дә мөхтәсибәт җыелышы үтәчәк. Әлеге җыелыш һәр айның беренче җомгасында үткәрелеп килә. Район имам-мөхтәсибе Сәгыйт хәзрәт Хаков билгеләп үткәнчә, әлеге чарага район эшмәкәрләре агентлыгы вәкилләре, райондагы гаилә фермерлык хуҗалыгы белгечләре, “Татэнерго” ААҖнә караучы “Агросила-Групп” ЯАҖнең “Нөркәй” агрофирмасының генераль директоры Нәҗметдинов Азат Зәйнак улы, район администрациясе вәкилләре чакырылган.

“Җирле халык үзләрен кызыксындырган, бигрәк тә гаилә фермерлык хуҗалыклары ачу турындагы сорауларга җавап ала алачак. Район администрациясе вәкилләре һәм белгечләр грантлар һәм махсус дәүләт органнарыннан ярдәм алу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Җыелышта шулай ук мөхтәсибәтнең сайтына  исем сайланачак”, - дип билгеләп үтте Сәгыйт хәзрәт.  Сайтның адресы һәм эшчәнлеге турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында дүшәмбе көнне хәбәр ителәчәк.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана