«Мөхәммәдия»дә ачык дәрес

29 февраль 2012 ел 16:30

“Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә 29 февральдә гарәп сөйләмә теле – тәгъбир буенча ачык дәрес үтте. Дәрестә ТР МДН уку-укыту бүлеге белгечләре, РИУ һәм “Мөхәммәдия” мөгаллимнәре катнашты. Әлеге ачык дәрес II курс шәкертләре өчен әзерләнгән. Ул тулысынча гарәп телендә алып барылды, аңлашылмаган сүзләргә тәрҗемә ясалмады, ә әңгәмә барышында мәгънәләренә төшендерелде.

Чакырылган белгечләр укыту методикасын, материаллар кулланылышын, укучыларның катнашуларын уңай бәяләделәр. Студентлар зур активлык күрсәтте. Гарәп теле мөгаллимәсе Илсөя Хайбетдинова дәресләрне еш кына студентларны кызыксындырган темалар буенча оештыра.

Шулай итеп, Казанның мөселман уку йортларында ачык дәресләр циклы шуның белән тәмамланды. Тиздән республиканың уку йортларында дәресләр башланачак.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана