Минтимер Шәймиев “Ел хәйриячесе - 2011” бәйгесе җиңүчеләрен котлады

27 февраль 2012 ел 19:37

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2011” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин да бар иде. Хәзрәт инде ничә еллар өлкәннәргә, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтеп килә, хәйрия эшләрендә актив катнаша.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Фонды попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев республикадагы хәйрия акцияләрендә һәм чараларында актив катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел артуына аерым басым ясады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана