Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең утырышы

27 февраль 2012 ел 19:21

24 февральдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең эшлекле утырышы узды. Әлеге киңәшмә “Хаҗи костюмы” проектын оештыру һәм үткәрүгә багышланган иде.

Киңәшмәдә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов та катнашты. Ул хаҗилар өчен өс-киемен теккәндә, игътибар үзәгенә алырга кирәк булган аерым мәсьәләләргә тукталып үтте. Киңәшмәдәге дизайнерлар белән аралашып, аларның күпләгән сорауларына җавап бирде.

Илдус хәзрәт шулай ук “Хаҗи костюмы” проекты татарстанлыларны гына түгел, Россиянең күп кенә регионнарын да җәлеп итәр дип ышана.

Киемнәргә карата үз фикерләрен хаҗилар да ачыктан-ачык белдерде. Шулай ук хаҗилар өчен өс-киемнәр турында гына түгел, уңайлы аяк-киемнәрен булдыру турында да сүз кузгатылды.

Киңәшмә ахырында костюмнарның дизайнында гасырлар дәвамында ислам дине йогынтысында формалашкан татар милли символикасына өстенлек бирергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулай ук хаҗиларга костюмның материалын һәм фасонын үзләренә сайлау мөмкинчелеге булачак. Димәк, һәркем үзенең материаль мөмкинчелекләренә һәм ошаган стиленә карап, үзенә ятышлы костюм сайлый алачак.

Киләсе утырышта бары тик дизайнерлар гына катнашачак. Ул 29 февральдә сәгать 18.00дә ТР МДНдә үтәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана