Ачык дәресләр дәвам итә

24 февраль 2012 ел 15:35

29 февральдә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (Г.Тукай ур, 34) гарәп теле буенча ачык дәрес узачак. Башлану вакыты – 12.00. Мөгаллимә – Илсөя Хәйбетдинова.

Бу чара Казан дини уку йортларында ачык дәресләр циклын тәмамлаячак. Исегезгә төшерәбез, февраль дәвамында Казан ислам көллиятендә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә һәм Россия ислам университетында Коръән тәфсире, гакыйдә һәм фикх буенча ачык дәресләр узды. Әмма дини уку йортларында тупланган тәҗрибәләрне уртаклашу максатыннан оештырылган ачык дәресләр моның белән генә тәмамланмаячак. Тиздән төрле фәннәр буенча ачык дәресләр Татарстанның башка төбәкләрендә урнашкан дини уку йортларында да узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана