IV Кулатка укулары

20 февраль 2012 ел 11:57

2012 елның 18 февралендә Ульян өлкәсенең Иске Кулатка поселыгында IV Кулатка укулары үтте. Үткәрелгән чарада Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, җирле имаманар, район администрациясе башлыклары, мәктәп директорлары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, урынлы китапханә җитәкчеләре һәм башка регионнардан күпләгән кунаклар катнашты. Кулатка укулары кысаларында “Хәнәфи мәзһәбе буенча милләт һәм дин” исемендәге фәнни-гамәли конференция дә үтте. Конференциядә 300дән артык кеше катнашты. Пленар утырышлар белән беррәттән, секция эшләре дә каралган иде. Әлеге зур әһәмияткә ия булган чараны оештыруга ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә үзенең өлеш кертеп килә. IV Кулатка укуларында ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Диния нәзарәтенең гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнаштылар.  Шулай ук укуларда РИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, Казан федераль университеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Саратов өлкәсе делегеациясе дә булды. Пленар утырышта “Мәктәпктә ислам динен һәм ислам тарихын укыту” (Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин),  “Татар халкында традиөион дин төшенчәсе” (Габдулла хәзрәт Әдһәмов), “Ислам дине аша туган телебезне саклап калу” (Җәлил хәзрәт Фазлыев), “Татар мәдрәсәләрендә туган телның роле” (Ильяс хәзрәт Җиһаншин) кебек докладлар укылды.

Үткәрелгән чарада туган телне саклап калу проблемасына аерым басым ясалды. Шулай ук мәктәп һәм мәдрәсә шәкертләре арасында инша бәйгесе үткәрелде, бәйге барышында катнашучылар туган як һәм андагы мәчетләр турында сөйләделәр. Иң яхшы инша авторларына бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чараны академик, бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы, “ГЭКСАР” ҖЧҖнең генераль директоры Эдуард хаҗи Ганеев оештырган. 60 яшьлек юбилее уңаеннан, ТҖ МДНнең вәкилләре аны Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов исеменнән котлап, “Халыкка хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр. Гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстан Диния нәзарәте исеменнән җирле имам-хатыйбларга рәхмәт хатлары тапшырды. Соңыннан ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мәүлид аена багышланган мәҗлес оештырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана