Тимераякта шуу буенча ярышлар

20 февраль 2012 ел 14:25

2012 елның 19 февралендә  Казан шәһәренең Вахит районындагы 41нче мәктәбендә ҮДО – ТҖ МДН мөселман яшьләре арасында тимераякта шуу буенча шәһәр ярышлары үткәрде. Әлеге ярышларда Татарстанның Норлат, Чистай, Ютазы, Яшел Үзән, Буа, Минзәлә, Мамадыш, Менделелеевск, Зәй, Алабуга, Мөслим, Сарман һәм Аксубай районы, шулай Казан спортсменнары катнашты. 1 урын РИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү Үзәгеннән Рәис Гимазутдиновка, 2 урын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсенең IV курс студенты Марат Галиевка, 3 урын Буа шәһәреннән Абдуджобор Хаетулозодага бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана