Әлмәт районында – Коръән укучылар конкурсы

17 февраль 2012 ел 16:05

Әлмәт районында яшьләр арасында "Коръән укучылар конкурсы"ның беренче этабы дәвам итә. Ул март ахырына кадәр узачак. Бәйгенең икенче этабы исә 18 мартта Әлмәттә узачак. Районның имам-мөхтәсибе Рафик хәзрәт Миннәхмәтов әйтүенчә, 25 февральдә Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу планлаштырыла. Казый "Динсез яшәп булмый" темасына вәгазь белән чыгыш ясарга ниятли.

"Бүгенге көнгә мөхтәсибәтнең бөтен мәчетләре диярлек яңадан теркәлү узды. Гомумән, районыбызда 32 мәхәллә бар", дип хәбәр итте Рафикъ хәзрәт Миннәхмәтов.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана