Мәрхәмәтле булыйк!

12 гыйнвар 2012 ел 13:26

Физик мөмкинлекләре чикләнгән 48 яшьлек Самат Миңзакир улы Мөхетдинов безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аллаhы Тәгалә аңа бу дөньяда зур сынау бирә: 22 яшендә жәрәхәт алганнан соң, Самат үз гомерен коляскада кичерергә дучар була. Аянычлы вакыйгага кадәр ул, югары медицина белеме алып, балалар клиникасында массаж hәм физкультура буенча инструктор булып эшли, кешеләрне дәвалый. Кызганыч, хәзер файдалы эшен дәвам итә алмый. Бүгенге көндә Самат ялгыз яши, аның гаиләсе юк. Язмыш сынауларына карамастан, ул искиткеч оптимист, күтәренке күңелле кеше, аның белән аралашу – үзенә күрә бер бәйрәм, җан рәхәте. Самат hәр көн үзе өстендә эшли, актив тормыш итәргә тырыша. Хәтта читтән торып югары юридик белем дә алган. Янында якын кешеләре булмаганга күрә, Самат аралашу hәм урамга чыгып hава сулап керергә ярдәм итү өчен мәрхәмәтле кешеләр эзли. Аның авыруын дәвалау ысулы да билгеле булды: аңа Германиядә кыйммәтле операция ясату өчен бер миллион сум акча кирәк.

Мөселман кардәшләребез! Саматка хәлебездән килгәнчә ярдәм итик! Яхшылык жирдә ятмый. Изге эшләрегез өчен,  Аллаһы Тәгалә Сезне зурлар!

Саматка ярдәм итәргә теләүчеләр «Зәкәт» хәйрия Фондына мөрәҗәгать итә ала:

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Телефон: +7 (843) 236-46-32, 264-60-08; факс: +7 (843) 236-37-62.

Электрон почта: fondzakyat@yandex.ru

Сайт: www.закят.рф

Шулай ук акчаларны түбәндә китерелгән исәп-хисап счётына да күчерергә мөмкин:

ИНН 1655068682

ОГРН 1091600003153

р/с 40703810400020000071 в ОАО «Ак Барс» Банк в г.Казани

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805

Назначение платежа: благотворительная помощь Мухутдинову С.М.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана