10 февральдә мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Татарстанның Питрәч һәм Лаеш районнарында булып кайтты. 11 февральдә Теләче, Саба һәм Кукмара районнарына барды. Исегезгә төшерәбез, әлеге эшлекле сәфәр ТР Мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Коръән елы уңаеннан оештырылды.
Мөфти имамнар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде, Мәүлидкә багышлап вәгазьләр сөйләде. Очрашуларда шулай ук ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин да катнашты.