Югары Ослан районы имамнары администрация башлыгы белән очрашты

10 февраль 2012 ел 14:00

Шушы көннәрдә Татарстанның Югары Ослан районы администрация башлыгы Марат Зыятдинов мәчетләрнең имамнары белән очрашты. Үткәрелгән чарада дини учреждениеләр урнашкан авыл советларының рәисләре дә катнашты.

Марат Зыятдинов үзенең кереш сүзендә әлеге очрашуның “хөрмәтле кешеләр белән фикер алышу” икәнлеген билгеләп үтте. Район башлыгы мөселман берләшмәләренә, нәрсәгә дә булса мохтаҗлык кичергән очракта, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, әлеге очрашудан файдаланып, салым һәм тикшерү органнарына исәп-хисап төзегәндә җирле имамнарга ярдәм итүне сорады. Мөхтәсиб шулай ук кайбер мәчетләрнең ТРның Юстицияләр министрлыгында теркәлмәвен ассызыклап үтте. Имамнарның сүзләренә караганда, җир биләмәләрен теркәгәндә кайбер кыенлыклар туган. Шулай ук Югары Ослан Җәмигъ мәчете янында машина кую өчен автостоянканы ремонтлау һәм түбәсен каплау кирклеге дә билгеләп үтелде. Мәчеттә балалар белән дәресләр үткәрү өчен махсус уку бүлмәсе бар, шулай да бер компьютер гына барысына да җитми.

Очрашу тәмамланганнан соң, катнашучылар Яшел Үзән районында ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов белән очраштылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана