Беренче конференция “Хәләл” сертификацияләү Халыкара тәҗрибәсе”

06 февраль 2012 ел 13:00

Татарстан Республикасы хөкүмәте, ТР мөселмннары Диния нәзарәте һәм “Хәләл” дөньясындагы Ислам Палатасы тикшерү һәм мәгълүмат үзәге ярдәме белән, 2012 елның 19-21 маенда Казан шәһәрендә үтәчәк III Халыкара KAZANHALAL 2012 күргәзмәсе кысаларында, безнең үзәк “Хәләл” сертификацияләү Халыкара тәҗрибәсе: Бердәм сертификацияләүгә юллар” беренче конференциясе үтәчәк. Конференция Казан шәһәрендәге «Гранд Отель Казань»да оештырыла. “Хәләл” дөньясындагы Ислам Палатасы тикшерү һәм мәгълүмат үзәге Хәләл индустриясенең үсеше өстендә эшләүче һәм Россиядәге хәләл продукцияне җитештерүче оешмаларның берсе булып тора.

Куелган мәсьәләләрне чишү өчен, дөньяның 100 иленнән хәләл сертификацияләү өлкәсендәге алдынгы оешма белгечләре чакырылган.

Әлеге конференция сезгә чит ил ассоциацияләре белән элемтә урнаштырырга һәм тәҗрибә тупларга булышачак, шулай ук Хәләл индустрия һәм Сезнең бизнесыгызның алга китешенә ярдәм итәчәк. Барыгызны да әлеге конференциядә катнашырга чакырабыз.

Конференциянең максат-бурычлары:

-          “Хәләл-индустрия”не популярлаштыру һәм “Хәләл” базарын үстерү;

-          Дөньяда “Хәләл-индустрия” үсеше тенденцияләре;

-          “Хәләл” билгесен кулланучы фирмаларга бердәм аттестация өчен кагыйдәләр булдыру;

-          Мөселман һәм мөселман булмаган илләрдә “Хәләл” сертификациясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу;

-           Төрле илләрдә “Хәләл” маркасы астындагы продукцияләрне  халыкара сертификацияләү буенча тәҗрибә уртаклашу;

-          “Хәләл-индустрия” өлкәсендә эшләүче оешма-предприятиеләр өчен халыкара бердәм белешмә базасы булдыру;

-          Экспорт өчен “Хәләл” продукциясенә бердәм сертификатны раслау һәм кабул итү, импорт-илләрдәге әлеге сертификатның билгеләрен ачыклау.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана