Бөгелмәдә “Мәрхәмәтлелек” бүлмәсе ачылды

06 февраль 2012 ел 08:55

2012 елның 3 февралендә Бөгелмә үзәк мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) туган көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Чарада иллеләп кеше катнашты: мәхәллә халкы, якшәмбе мәктәбе шәкертләре, мөхтәсибәт бүлекләре җитәкчеләре, шәһәр мәчетләре имамнары һәм вакытлы матбугат вәкилләре. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Рабигель-әүвәл аеның фазыйләтләре турында сөйләп үтте. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

3 февральдә шулай ук Бөгелмәнең башлангыч мәдрәсәсендә аз керемле гаиләләргә кирәкле әйберләрне җыю һәм тарату өчен “Мәрхәмәтлелек” бүлмәсе ачылды. Әлеге социаль үзәкнең эшчәнлеген мөхитәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкли. Бүгенге көндә инде 300ләп кием-салым, аяк киемнәре, уенчыклар һәм китаплар җыелган.

Әлеге изге гамәлдә канашырга, үзләреннән өлеш кертергә теләгән кешеләрне һәм безнең ярдәмгә мохтаҗларны үзебездә көтеп калбыз!

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана