2012 елның 1 февралендә Яшел үзән районының Норлат ятим балалар йортындагы сабыйлар Теннис Академиясендә булып кайттылар.
Балалар өчен бина эчендә экскурсия үткәрелде, шулай ук турнирда булдылар һәм төшке аш каралган иде. Спортсменнар сабыйлар белән якыннан аралашты, сабыйларга теннис туплары, ә академия – танылган кешеләрнең автографлары белән зур теннис тубы бүләк иттеләр. Әлеге чараны оештыручылар: ТРның Теннис федерациясе вице-президенты Заһидуллин Ренат Габдулла улы, спортсменнар, “Ризван” мәчете имамы Алан хәзрәт Панарин, Казан мөхтәсибәте каршындагы яшьләр белән эшләү бүлеге, ТҖ МДНнең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге.
Спортсменнар баллаларны киләсе ярышларга да чакырды.