Чаллы мөхтәсибәте бәйгегә чакыра

01 февраль 2012 ел 16:37

2012 елның 28 мартында Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет”тә (Яңа шәһәр, 2/14, “Ак мәчет” тукталышы, тел. 38-86-33; 38-67-02) Коръәнне тәҗвид илә матур итеп укый белүче 15 яшькә кадәрле ир һәм кыз балалар (көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы) арасында  “Коръән бәйгесе” үтәчәк. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм “Ислам Нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге оештыра.

Бәйге:

1.     7 яшькәчә

2.     10 яшькәчә

3.     13 яшькәчә

4.     15 яшькәчә

- балалар арасында үтәчәк.

Мөхтәсибәтләр әлеге бәйгегә һәр яшь төркеменә 2 кеше тәкъдим итә ала. Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша ала.

Бәйгенең шартлары, юнәлешләре, бәяләү үзенчәлекләре һәм бәйгегә кагылышлы башка сораулар белән Чаллы мөхтәсибәтенә 8(8552) 56-65-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана