KAZANHALAL 2012 III Халыкара күргәзмә-ярминкәсе

01 февраль 2012 ел 10:04

Татарстан 2012 елның 19-21 маенда Казан шәһәрендә үтәчәк KAZANHALAL 2012 III Халыкара күргәзмә-ярминкәсенә әзерлек эшләрен дәвам итә. Ел саен уза торган Хәләл Индустрия күргәзмәсе KAZANSUMMIT 2012 ислам бизнесы һәм финанслары IV Халыкара саммит кысаларында үтәчәк.

KAZANHALAL күргәзмә-ярминкәсе махсуслаштырылган һәм масштаблы чара булып тора, ул үзебезнең һәм чит илләрдәге хәләл җитештерүче оешмаларны берләштерә. KAZANHALAL 2012 программасы хәләл-экспозиция, тематик мастер-класслар, дегустацион конкурсы, төрле номинацияләрдә катнашучы һәм җиңүчеләргә таныклыклар тапшыру, тантаналы фуршетларны үз эченә ала.

Шулай ук “Россия һәм Азия Хәләл индустриясе” форумында катнаша аласыз. Әлеге эшлекле чарада Россиядә һәм дөньяда “Хәләл” индустриясенең үсеше, “Хәләл” сертификацияләү ирекле системасы,  логистика, консалтинг, хәләл продукциясенең үсешен һәм сатылуын тәэмин итү кебек әһәмиятле мәсьәләләр яктыртылачак.

KAZANHALAL III Халыкара күргәзмә-ярминкә кысаларында беренче тапкыр “Хәләл” сертификацияләү халыкара тәҗрибәсе: Бердәм сертификатка юллар” I Халыкара конференциясе үтәчәк. Тикшерүче кунаклар буларак хәләл  дөньясының 100 иленнән (ICRIC) хәләл сертификацияләү өлкәсендәге алдынгы оешмаларның белгечләре чакырылган.

KAZANHALAL 2012 катнашучыларга эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салырга, сату базарын киңәйтергә, продукцияне киң җәмәгатьчелеккә һәм сату челтәренә чыгарырга булышачак, Россия һәм дөньядагы башка регион хәләл-базарының торышы белән таныштырачак.

KAZANHALAL 2012 күргәзмә-ярминкәсендә Россия, БДБ, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыштан 150ләп компания-экспонентлар катнашачак.

KAZANHALAL 2012нең оештыручылары:

- Ислам Бизнесын һәм Финансларын үстерүче коммерцияле булмаган Фонд (IBFD Foundation)

- Коммерцияле булмаган хезмәттәшлек «Хәләл индустрия милли ассоциациясе»

Оештыручы партнерлар:

- ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлар комитеты

- Хәләл дөньясындагы Ислам палатасының тикшерү һәм мәгълүмат Үзәге»(ICRIC)

Event Manager – компания ЗАО «Линова-Медиа».

KAZANHALAL оештыру комитеты

web: www.kazanhalal.ru

e-mail: kazanhalal@linova.ru

+7(843)5676066

Хәмитов Наил: +7(965)582 00 10

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана