Тиздән шәһәрдә тагы бер яңа мәчет – “Ихлас” мәчете төзеләчәк. Әзмәр хәзрәт Саматов билгеләп үткәнчә, мәчетнең төзелешенә “Татнефть” ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов акчалата ярдәм күрсәткән.
Алабуга районында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга да зур игътибар бирелә: спорт комплексында ир-атлар өчен мини футбол үткән, мөселманнар өчен бассейн һәм саунага йөрү оештырылган. 28 гыйнварда Җәмигъ мәчете каршындагы укыту бинасында теннис ярышлары үткән. Мөслимәләр дә сәламәтлекләрен даими рәвештә Бердәм спорт комплексында ныгыталар.
Дин әһелләре суворов училищесына, картлар йортларында, мәктәпләрдә очрашулар оештыра. “Алабуга нуры” район газетасы белән дә актив хезмәттәшлек күрсәтәләр, җирле халык арасында әхлак-тәрбия – иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора.